Иртәнге чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә үткәрелгән Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтчелек Советы утырышында катнашты.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Минск өлкә башкарма комитеты арасында 2026-2027 елларга Чаралар планы имзаланды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Саба районында булды, анда район Советының хисап сессиясе узды.
Бүген Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы узачак.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы 2025 ел йомгаклары нигезендә төзегән иң югары тормыш сыйфаты булган лидер төбәкләр бишлегенә керде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республика мөселманнарын Рамазан ае башлану белән котлады.
Бүген Казанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы уза, әлеге утырыш белән республика парламентының язгы сессиясе ачылды.











