Иртәнге чыгарылыш
Казанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы узды, әлеге утырыш белән республика парламентының язгы сессиясе ачылды.
Киләсе атнада Татарстан башкаласында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.
Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланып китте.
Көндезге чыгарылыш
Казан вертолет заводы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яңа МИ-38ПС маркалы вертолет тапшырды. Очкыч коткару-эләү максатларында куланылачак. Вертолет сәгатенә 300 чакрым тизлек белән оча ала, 40 кешене сыйдыра.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.
Казанда махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «Белем. Геройлар» дип атлган күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең әһәмияте интерактив форматта булуында.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе 2025 елда Ватанны саклаучылар елын һәм 2026 елда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын уздыру буенча оештыру комитетлары утырышында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлевка «Дуслык» ордены тапшырды.
Бүген Казанда Зур Кызыл урамындагы скверда урнашкан Бакый Урманче һәйкәленә чәчәкләр салынды.











