Кадерле, дусларыбыз, җырдагыча итеп әйтсәк, хәтта яуган карлардан да яз исе килә торган көннәргә килеп җиттек. Менә шундый якты хисләр, якты уйлар белән тулышкан бер халәттә эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез.
Хәзер сезне шагыйрь Нияз Акмал шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.











