“Каләм очында – галәм”.
Әлеге проектны без ТР Язучылар берлеге белән берлектә әзерлибез. Сезне бай әдәби мирас калдырган, әмма исемнәре онытыла төшкән, күләгәдә калып барган һәм бүгенге көндә әдәбият күгендә үз йолдызларын кабызучы язучылар, авторлар иҗаты белән таныштырабыз.
Бүген олы язучы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның каләм очындагы галәме белән танышу көтә. Студиябездә кунакта – язучы Ландыш Әбүдарова. Һәм без язучы Миргазиян Юныс иҗаты турында сөйләшәбез.