Күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу көннәре. Бүген без сезнең игътибарга Кадыйр Сибгатуллин әсәрләреннән һәм шагыйрь турында замандашлары истәлекләреннән әзерләнгән “Газаплы бәхет” дигән шигъри радиотамаша тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Фоат Галимуллин укый. Шулай ук Кадыйр Сибгатуллин белән бәйле Татарстан радиосы фондынды язмалары файдаланылды.












