Хәзер без бер-бер артлы ике юбилейны бтлгеләп үтәрбез. Сүз халкыбызның рухи дөньясында якты эз калдырган ике зур шәхес турында булыр. Аларның беренчесе – сандугач тавышлы җырчыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина. 10 февральдә аның тууына 80 ел тулды. Икенчесе исә – атаклы кинорежиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Идмас Хәмит улы Үтәгәнов. 16 февральдә аның тууына 95 ел тулуны билгеләп үттек.











