Иртәнге чыгарылыш
Ватанны саклаучылар көн уңаеннан Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бу атнада (25–27 февраль көннәрендә) Татарстан башкаласында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан әзерлек эшен активлаштыра.
Кичке чыгарылыш
Бүген илебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Россия һәм Татарстан җитәкчелеге котлаулар юллады.
Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
23 февральдә XX гасырның күренекле татар мәдәнияте эшлеклесе, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, скульптор, рәссам һәм график Бакый Урманченың тууына 129 ел тулды.











