Иртәнге чыгарылыш
2026 елда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект кысаларында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен барлыгы 53 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.
Республика халкы хәзер «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бушлай юридик консультация ала ала.
23 февральдә XX гасырның күренекле татар мәдәнияте эшлеклесе, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, скульптор, рәссам һәм график Бакый Урманченың тууына 129 ел тулды.











