«Татар радиоуниверситеты»на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белүче галимнәр, фән эшлеклеләре.
Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру.
Студиядә яшь галим, КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты мөгаллиме Айзирәк Марсель улы Садыйков остазлык итә. Тапшыруны әзерләүдә шулай ук Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары да катнаша.
Тапшырудагы темалар:
- Йөрәккә нинди факторлар зыян китерә? Стресс, йокы җитмәү һәм аз хәрәкәтләнү йөрәккә ничек тәэсир итә?
- Йөрәк сәламәтлеге өчен кайсы ризыклар белән туклану аеруча мөһим һәм файдалы?
- Йөрәкне һәм кан тамырларын ничек ныгытырга? Нинди физик күнегүләр, спорт төре йөрәк өчен файдалы? Спортчыларның йөрәге һәрвакыт сәламәтме?
- Көндәлек режим һәм йокы йөрәк эшенә ничек йогынты ясый?
- Йөрәккә һава торышы һәм климат ничек тәэсир итә? Ни өчен эсседә яки салкында йөрәкнең хәле китә?
- Йөрәк сәламәтлеген кайгыртуны ничә яшьтән башларга кирәк?











