Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә эш сәфәре белән килде. Ул Абхазия Президенты Бадра Гунба белән Сухум шәһәрендәге обьектларда булды.
Татарстан Министрлар Кабинетында республикада хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыруга багышланган брифинг узды. Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова махсус хәрби операциядә һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү, өлкән буын ветераннар традицияләрендә яшьләрне патриотик тәрбияләү, сугыш һәм хезмәт ветераннарын социаль яклау мәсьәләләре турында сөйләде.
«Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланырга ике көн калды. Быел Изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе дүртенче тапкыр үткәрелә.
Көндезге чыгарылыш
Россиядә шәхси йортларда яшәү ихтыяҗы арта. 2019 елдан бирле илдә 370 миллион квадрат метрдан артык шәхси торак файдалануга тапшырылган. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сүзләренчә, кешеләр шул исәптән ташламалы ипотека һәм социаль газлаштыру программасы ярдәмендә шәхси йортларны күбрәк төзи башлаган.
Иртәгә, 26 февральдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итүгә багышланган кайнар телефон элемтәсе оештырыла. Аны Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә әзерлиләр.
Татарстанда спортның адаптив төрләре үзәген булдырырга җыеналар. Республика спорт министры Владимир Леонов Татарстан Иҗтимагый палатасында узган фикер алышуда шул хакта әйтте.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеев шәһәрендәге 3нче химия-технология лицеенда булды. Ул мөгаллимнәр һәм укучылар белән аралашты, лицейда гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары белән танышты.
28 февральдән 3 мартка кадәр Казан Дәүләт мәдәният институтында XIII Халыкара «Сандугач» вокал конкурсы узачак. Анда катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән гомуми белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар чакырыла.
Татарстан Хөкүмәте Йортында республика кече нефть компанияләренең 2025 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Органик һәм физик химия институтында булды. Фәнни уку йортына 1945 елда нигез салынган. Ул Россия Фәннәр академиясенең Идел буендагы иң зур фәнни химик үзәге булып тора, аның тематикасы фундаменталь тикшеренүләр уздыруга да, илнең һәм төбәкнең гамәли бурычларын хәл итүгә дә юнәлдерелгән.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеев районы Советының еллык хисап утырышында катнашты. Анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды, быелгы бурычлар билгеләнде.











