Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында республика кече нефть компанияләренең 2025 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Органик һәм физик химия институтында булды. Фәнни уку йортына 1945 елда нигез салынган. Ул Россия Фәннәр академиясенең Идел буендагы иң зур фәнни химик үзәге булып тора, аның тематикасы фундаменталь тикшеренүләр уздыруга да, илнең һәм төбәкнең гамәли бурычларын хәл итүгә дә юнәлдерелгән.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеев районы Советының еллык хисап утырышында катнашты. Анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды, быелгы бурычлар билгеләнде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша«Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.Утырыштакатнашучыларберничә мәсьәлә шул исәптән 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга хәзерлек турында фикер алыштылар.
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты нигезендә бушлай һөнәрләр үзләштерүгә укуга гаризалар кабул ителә башлады. Быел барлыгы 7 мең 600 кешен яңадан укыту каралган.
28 февральдән 3 мартка кадәр Казан Дәүләт мәдәният институтында XIII Халыкара «Сандугач» вокал конкурсы узачак. Анда катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән гомуми белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар чакырыла.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнашты. Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 420 ишегалдын төзекләндерергә җыеналар. Бу хакта хисап докладында Мэр Илсур Метшин әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт
шәһәре һәм районы ветераннары, шулай ук мактаулы гражданнары белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәр һәм район Советы хисап сессиясендә катнаша.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга быел Татарстанда 7 миллиард ярым сумнан артык акча каралган. Бу акчаның 5 миллиард 800 миллион сумы федераль бюджеттан, 1 миллиард 700 миллион сум тирәсе – республика бюджетыннан алына.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнашты. Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 420 ишегалдын төзекләндерергә җыеналар. Бу хакта хисап докладында Мэр Илсур Метшин әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт
шәһәре һәм районы ветераннары, шулай ук мактаулы гражданнары белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәр һәм район Советы хисап сессиясендә катнашты.
Чистай районы — Татарстанның Кама аръягы зонасының стратегик үзәге, алдынгы сәнәгать базасы, авыл хуҗалыгы, бай мәдәни-тарихи мирасы белән аерылып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистай районы Советының хисап утырышында белдерде.











