“Каләм очында – галәм”. Әлеге проектны без ТР Язучылар берлеге белән берлектә әзерлибез.
Күренекле әдип Нурихан Фәттах тапшыруыбызның бүгенге баш каһарманы турында заманында болай дип яза: “Ул сөю-мәхәббәт, аерылышу, сагышлану турында яза. Ләкин аның сөюе, сагышы башкачарак. Аның күңел хисләре башка бер генә шагыйрьнекенә дә охшамаган”. Аңлап алгансыздыр, бу сүзләр шагыйрә Эльмира Шәрифуллина турында. Димәк, бүген шагыйрә Эльмира Шәрифуллина каләме һәм галәме турында сөйләшәчәкбез.











