Шагыйрь Илгизәр Солтанның иҗат кичәсеннән репортаж (Әлки районы).
Бүген юлыбыз – нурлы төбәккә, туган телле, мәгърифәтле Әлки якларына. Мәгърифәтле дип, басым ясап әйтәбез, чөнки без сөйләячәк вакыйга чын мәгънәсендәге милли мәгърифәт үзәге – Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булып узды. Биредә шушы районның Иске Әгҗерә авылында туып-үскән зур шагыйрь Илгизәр Солтан иҗатына багышланган күркәм кичә үткәрелде.











