Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз, килешәсездер, кайбер кешеләр белән аралашканнан соң, тормышның матурлыгы, яшәүнең югала төшкән мәгънәсе күзгә күренә башлый, тыңгысыз җан рәхәтләнеп кала. Шул сәбәпле без көчле ихтыярлы һәм көр күңеллеләр янына елышабыз. Бүгенге тапшыруның төп каһарманы – тыл ветераны, гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән ак халатлы, пакъ күңелле һәм ачык йөзле Асия Борһанова. Аңа бүгенге көндә 98 яшь, якын кешеләренең кадер-хөрмәтендә матур картлыкта яши ул. Зирәк акыллы, тапкыр сүзле һәр җор телле апа белән аралашу үзе бер рәхәт. Бу рәхәтлек һәм ләззәтне радиобыз дулкыннары аша сез дә сизерсез дип уйлыйбыз.










