Игътибарыгызга Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкаруында “Әни килде” спектакленең радиовариантын тәкъдим итәбез. Драматург Шәриф Хөсәенов әсәре. Сәхнә режиссеры – Марсель Сәлимҗанов. 1971 елда Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына язып алынган бу спектакльнең радиорежиссеры – Әхтәм Зарипов.












