Бәйрәм студиясендә – шагыйрәләр!
Хатын-кызларыбызның якты бәйрәмен котлап, Татарстан радиосы егетләре иң купшы чәчәкләрдән затлырак, иң кыйммәтле асылташлардан асылрак бүләк әзерләде. Сез беләсездер, мондый бүләк фәкать шигырь генә була ала. Һәм ул шингырьләрне без авторлары — шагыйрәләрнең үзләре укуында ишетербез. Шигъри букетның арасына җыр чәчәкләре дә кушылып бара.











