Иртәнге чыгарылыш.
2027 елга КАМАЗ пассажир техникасын елына ике тапкырга диярлек, ягъни 3 мең берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштыра.
Бу айда Россиянең гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кыңгырау тавышы урынына көйләр» проекты башлана.
Бу атнада «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар узачак.
Кичке чыгарылыш.
2027 елга “КамАЗ” акционерлык җәмгыятендә автобуслар һәм электробуслар җитештерүне елына ике тапкырга диярлек арттырырга, ягьни 3 меңгә кадәр җиткерергә җыеналар.
Республиканың зур шәһәрләрендә14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына продукциянең киң төрен тәкъдим итәчәк. Товарлар социаль бәяләрдән сатылачак.
Бу атнаның җомга көнендә, 13 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар узачак.











