Иртәнге чыгарылыш.
2027 елга “КамАЗ” акционерлык җәмгыятендә автобуслар һәм электробуслар җитештерүне елына ике тапкырга диярлек арттырырга, ягьни 3 меңгә кадәр җиткерергә җыеналар.
Республиканың зур шәһәрләрендә14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына продукциянең киң төрен тәкъдим итәчәк. Товарлар социаль бәяләрдән сатылачак.
Бу атнаның җомга көнендә, 13 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе – 14 нче Республикакүләм ифтар узачак.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Казанда «Җиңү поезды» экспозициясе эшли, анда Бөек Ватан сугышы образлары белән бәйле инсталляцияләр тәкъдим ителә. „Җиңү поезды“ күргәзмәсе «Казан-1» тимер юл вокзалында урнашкан. 11-14 мартта “Җиңү поезды” поезды Чаллыда булачак.
Узган атнада республика шикәр заодларында да шикәр чөгендерен эшкәртү төгәлләнгән. Барлыгы 275 мең тонна шикәр комы әзерләнгән, бу узган ел дәрәҗәсендә. Быел шикәр чөгендере мәйданын саклап калу планлаштырыла — якынча 53 мең гектар.
2025 ел йомгаклары буенча республикада 2 миллион 378 мең тонна сөт җитештерелгән. Хәзер Татарстанда 74 мең 560 баш нәселле терлекләр исәпләнә. 2025 елда сыерлар саны 8 процентка, ягьни 6 мең 100гә арткан.
Кичке чыгарылышлар
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, Россиянең үз MAX мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1 миллион 500 меңгә якын кеше файдалана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан цифрлар министры Илья Начвин әйтте.
Татарстаннан Запорожье өлкәсенә, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына аны Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, шулай ук Лениногорск районы хакимияте вәкилләре озатып йөрде.
Казан торак төзелешенең иң зур күләмнәре булган Россия шәһәрләре исәбендә тора. 2026 ел башына Татарстан башкаласында ике миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән, бу шәһәргә югары үсеш темпларын саклап калырга һәм илнең төзелеш базары лидерлары арасында калырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Газпром» АҖ идарәсе рәисе урынбасары – перспективалы үсеш департаменты җитәкчесе Олег Аксютин белән очрашты. Алар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, Россиянең үз MAX мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1 миллион 500 меңгә якын кеше файдалана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан цифрлар министры Илья Начвин әйтте.
Бүген Россиянең террорчылыкка каршы комитеты 20 еллыгын билгеләп үтә. Ул террорчылыкка каршы көрәштә яңа гомумдәүләт системасының үзәгенә әйләнде.











