- Хәзер сезнең игътибарга сәләтле балаларны үстерү, аларга өстәмә белем бирү, һөнәр сайларга ярдәм итү темасына багышланган язма тәкъдим итәбез. Бәлки күбегезнең Сәләтләр Университеты турында ишеткәне бардыр. Биредә белем алып, тәҗрибә туплаганнан соң, балалар Татарстаныбызны фән, техника, спорт һәм иҗат юнәлешләрендәге казанышлары белән данлар, дигән өмет белән эшли остазлар. Сәләтләр Университеты башкарма директорының методик эш буенча урынбасары Рөстәм Кәримов белән әңгәмәдә сүз шул турыда барыр.
- “Яңа көн” тапшыруын балаларга мәдәни һәм милли тәрбия бирү темасы белән дәвам иттерәбез. Быел үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты республикабызның районнары, шәһәрләре буенча сәяхәтен дәвам итә. Февраль азагында Арча районы Яңа Кырлай авылында финал ярышлары үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре һәм алга таба планнар турында хәзер “Аулак-өй көрәш” проекты җитәкчесе Сәрия Закирова сөйләр.











