Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Газпром» АҖ идарәсе рәисе урынбасары – перспективалы үсеш департаменты җитәкчесе Олег Аксютин белән очрашты. Алар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, Россиянең үз MAX мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1 миллион 500 меңгә якын кеше файдалана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан цифрлар министры Илья Начвин әйтте.
Ветераннар арасында 9нчы “Балкыш” республика фестиваленең зона этаплары дәвам итә. Фестивальнең беренче зона этабы Арчада узган иде. Чулман арьягы зонасы вәкилләре бүген Алексеевскийда чыгыш ясый. Март аенда шулай ук Кукмарада, Әлмәттә, Буада, ә апрельдә Чаллыда һәм Казанда зона фестивальләрен үткәрү каралган.
Көндезге чыгарылыш
2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумы узачак. Форумга хәзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара видео элемтә аша Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры, Инвестицияләр комитеты рәисе Олег Коробченко җитәкчелегендә сәнәгать кластерының утырышы узды. Анда индустрия инфраструктурасын, югары технологияле җитештерүләрне үстерү инициативалары тәкьдим ителде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә хәзерлек бара. Акция апрель-май айларында узачак. Хәзер кишәрлекләрне һәм агач утырту материалын сайлау эшләре бара.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Министрлар Кабинеты «Иннополис университеты» автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасын 2026-2027 елларда «Физика-математика алгарышы» проектын гамәлгә ашыруны финанслауны раслады. Субсидия 196 миллион 154 мең сум тәшкил итә.
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкына социаль ярдәм чараларына багышланган турыдан-туры эфир үткәрәчәк. Трансляция иртәгә көндезге сәгать унда Татарстан Хөкүмәтенең «ВКонтакте» дагы социаль бергәлегендә узачак.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашкан дүрт мең ветеранга медицина ярдәме алырга булышкан. Сүз дәвалау турында да, тернәкләндерү программалары турында да бара.
Татарстан Министрлар Кабинеты «Иннополис университеты» автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасын 2026-2027 елларда «Физика-математика алгарышы» проектын гамәлгә ашыруны финанслауны раслады.
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкына социаль ярдәм чараларына багышланган турыдан-туры эфир үткәрәчәк. Трансляция иртәгә көндезге сәгать унда Татарстан Хөкүмәтенең «ВКонтакте» дагы социаль бергәлегендә узачак.
Татарстанда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар өчен социаль ипотека ярдәм программасы буенча 2025 елда 29 гаилә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында әйтелде.











