“Газиз тавышлар”. Җәвәһирә Сәлахова язмалары.
Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышында без сезне Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәлахова язмаларын тыңларга чакырабыз.
Булачак җырчы 1925 елда хәзерге Балтач районы Түбән Кенә авылындә дөньяга килә. 1939–1942 елларда Казан музыка училищесенең вокал бүлегендә укый. 1941 елда ТАССРның Җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый, 1942–1966 елларда Татар филармониясе солисты. Җырчының репертуарын халкыбыз җырлары һәм композиторларның иң зәвыклы әсәрләре бизәп тора.











