«Каләм очында галәм». Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина иҗаты.
“Каләм очында – галәм” . Әлеге проектны без ТР Язучылар берлеге белән берлектә әзерлибез.
Сезне бай әдәби мирас калдырган, әмма исемнәре онытыла төшкән һәм бүгенге көндә әдәбият күгендә үз йолдызларын кабызган язучылар, авторлар иҗаты белән таныштырабыз. Бүген Сезгә шагыйрә Лилия Гыйбадуллина каләме һәм иҗат галәме турында сөйләрбез.
Моның өчен студиягә авторның үзен һәм ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Республикабызның Г.Тукай исемендәге әдәби премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты, язучы Факил Сафинны чакырдык.











