Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада, 17 март көнне, Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы узачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә әзерлек эшләре бара.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча атналык ярминкәләр башланып китте.
Кичке чыгарылыш
«Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча масштаблы бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә.Бу хакта партиянең республика Милли китапханәсендә узган «Есть результат» дигән хисап форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Киләсе җомгада, 20 мартта, мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципальберәмлекләрбашлыкларына, Диния нәзарәте мөхтәсибләренә, хокук саклауорганнарыбелән берлектә, дини учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауны тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрүне йөкләде.
Казанда киләсе җомгада Ураза гаете көнне шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать җиденче яртыда Коръән аятьләрен укудан башлана. Бу көнне мәчетләр яныннан узучы җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак.











