Иртәнге чыгарылыш
«Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча масштаблы бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә.Бу хакта партиянең республика Милли китапханәсендә узган «Есть результат» дигән хисап форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы була. Парламент комитетлары тарафыннан утырышның көн тәртибенә 13 мәсьәлә кертелгән.
Казанда киләсе җомгада Ураза гаете көнне шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать җиденче яртыда Коръән аятьләрен укудан башлана. Бу көнне мәчетләр яныннан узучы җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак.
Көндезге чыгарылыш
Киләсе җомгада, 20 мартта, мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципальберәмлекләрбашлыкларына, Диния нәзарәте мөхтәсибләренә, хокук саклауорганнарыбелән берлектә, бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауны тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрүне йөкләде.
Казанда киләсе җомгада Ураза гаете көнне шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать җиденче яртыда Коръән аятьләрен укудан башлана. Бу көнне мәчетләр яныннан узучы җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак.
Иртәгә, 18 мартта Татарстанның төп телевизион манарасында төсле утлар кабыначак. Акция Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуының унике еллыгына багышлана. Төсле утлар кичке сәгать алтыдан төнге 11гә кадәр балкыячак.











