Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Конкурс республикада 2007 елдан бирле Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, 2012 елдан Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.
“Аҗаган 2.0” заманча уены – мәктәп укучылары өчен зур сынау, анда команда рухы һәм бердәмлек иң мөһим сыйфатларга әйләнә. Бу хакта уенның мәктәп этапларын ачу тантанасында Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов белдерде.
Быел Татарстан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 57 кешенең гомере өзелгән. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе Рөстәм Гарипов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов генерал-майор Зөлфәт Нигъмәтҗановны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.
Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына 12 ел тулу белән котлады.
Узган ел Татарстан Фәннәр Академиясенең 100 гә якын, быел тагын 180 хезмәткәре ясалма акыл технологияләре белән эшләргә махсус өйрәтү курсларында катнашкан. Бу хакта Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Дәүләт Советының 19 нчы утырышында белдерде.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Хэфэй шәһәрендәге югары технологияле компаниядә булды. Рөстәм Миңнехановка сөйләмне синхрон тәрҗемә итә торган колакчынны тәкъдир иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясе Губернаторы Ван Цинсянь белән очрашты. Әңгәмәдә әйтелгәнчә, Аньхой – Кытайның бик тиз үсә торган төбәкләренең берсе. Татарстан белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар хезмәттәшлек турында беренче килешү 2017 елда имзаланган иде.
Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына 12 ел тулу белән котлады.











