Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Хэфэй шәһәрендәге югары технологияле компаниядә булды. Рөстәм Миңнехановка сөйләмне синхрон тәрҗемә итә торган колакчынны тәкъдир иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясе Губернаторы Ван Цинсянь белән очрашты. Әңгәмәдә әйтелгәнчә, Аньхой – Кытайның бик тиз үсә торган төбәкләренең берсе. Татарстан белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар хезмәттәшлек турында беренче килешү 2017 елда имзаланган иде.
Мөселманнарның Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Республикада Ураза гаетенә соңгы әзерлек чаралары күрелә.
Көндезге чыгарылыш
Иртәгә — Ураза гаете. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Диния нәзарәте мөхтәсибләренә, хокук саклау органнары белән берлектә, бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауны тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрүне йөкләде.
Бүген Изге Рамазан аеның соңгы көне. Мөселман кардәшләр Ураза гаетенә әзерләнә. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете белән котлады.
Казан ипподромында Нәүрүз республика бәйрәме узачак. Төп бәйрәм чаралары, концерт программасын һәм халык күңел ачуларын да кертеп, 21 мартта көндезге сәгать унбердән өчкә кадәр була.
Кичке чыгарылыш
Татарстан РәисеРөстәмМиңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендә «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты. Ул форумда катнашучыларга Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде, аның нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр, яңа проектлар ачылуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның Хубэй провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжунлин белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел Татарстан һәм Хубэй провинциясе хөкүмәтләре арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланган, хөкүмәтара килешү әзерләргә тәкъдим ителгән.
Бүген Изге Рамазан аеның соңгы көне. Мөселман кардәшләр Ураза гаетенә әзерләнә. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендә «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты, Хубэй провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжунлин белән очрашты, Ухань шәһәрендә авыр һәм артык авыр станоклар җитештерүче компаниядә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән котлады. Дин кардәшләребезгә шулай ук Татарстан Диния Нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.
21 мартта Казан ипподромында Нәүрүз республика бәйрәме узачак.
Кунакларны концерт, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, традицион уеннар, осталык дәресләре, конкурслардан торган бай программа көтә.











