Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ухань шәһәрендә «Татарстан – Хубэй» эшлекле форумында катнашты, Хубэй провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжунлин белән очрашты, Ухань шәһәрендә авыр һәм артык авыр станоклар җитештерүче компаниядә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән котлады. Дин кардәшләребезгә шулай ук Татарстан Диния Нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.
21 мартта Казан ипподромында Нәүрүз республика бәйрәме узачак.
Кунакларны концерт, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, традицион уеннар, осталык дәресләре, конкурслардан торган бай программа көтә.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаете белән котлады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселман кардәшләребезгә бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Айбаш авылында реконструкциядән соң ачылган мәчеттә Ураза гаете чараларында катнашты.
Иртәгә Казан ипподромында Нәүрүз республика бәйрәме узачак.
Кунакларны концерт, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, традицион уеннар, осталык дәресләре, конкурслардан торган бай программа көтә.
Кичке чыгарылыш.