Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Хәйруллинаның тууына 110 ел.
Татарстан радиосын тыңлаучы кадерле дусларыбыз бүген эфирдагы эшебезне сөенеп тә, дулкынланып та башлап җибәрәбез. Әле кичә генә без айлар солтаны – Рамазан белән саубуллаштык. Бүген исә — барлык төрки халыкларның уртак, иң яраткан бәйрәме Нәүрүз! Көн белән төн тигезләшкән, язның биргә ныклар канат җәйгән мәле. Уяну, яшәрү, яңару вакыты. Әнә шуңа күрә дә безнең борынгы бабаларыбыз, табигатьнең үзе белән бергә, шушы көндә яңа елны каршылаганнар.
Менә нинди хикмәтле көнгә килеп кердек без, кадерле дуслар. “Нәүрүз котлы булсын!” дигән җыр белән башлап җибәрәбез. Аннары музыка белгече Зәйнәп Хәйрулллинаның тууына 110 ел тулу уңаеннан тапшыру тәкъдим ителә.











