Бүген – Татарстан радиосы дулкыннарында премьера! Хәзер игътибарыгызга Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның “И, туган тел” дип исемләнгән яңа поэмасын тәкъдим итәбез. Әсәрне тыңлар алдыннан аның авторы һәм күренекле галим һәм язучы, нәфис сүз остасы, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин белән кереш әңгәмә тыңларсыз.












