“Каләм очында – галәм”. Әлеге проектны без ТР Язучылар берлеге белән берлектә әзерлибез.
Аның бәрхеттәй ягымлы тавышы һәм сөйләме – туган татар телебезнең эталоны. Ул безнең өчен үтә дә кадерле һәм якын шәхес. Аның исемен әйтүгә генә дә, тавышы колакта яңгырый башлый. Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре – Фоат Галимулла улы Галимуллин.
Нәкъ менә бүген, 21 март аның тормышындагы иң матур көннәрнең берсе. Борынгы төрки бабаларыбыз “Нәүрүз”не бәйрәм иткән көнне туган ул һәм бар гомерен әдәбиятка багышлаган. Фоат Галимуллинның әдәбият, язучылар һәм сәнгать әһелләре турында мавыктыргыч итеп сөйләгәнен көннәр буе тыңларга мөмкин. Ә бит ул үзе дә кызыклы каләм әһеле! Соңгы елларда аның шигырь җыентыклары да, әдәби әсәрләре шактый дөнья күрде. Бәлки, болар турында күпләр белмидәдер. Димәк, бүгенге тапшыру күпмедер дәрәҗәдә ачышка тиң булачак.











