Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшитнең тууына 90 ел.
Күренекле шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең тууына 90 ел.
Әхмәт Рәшит безнең тыңлаучыларыбыз өчен аеруча кадерле зат, дип уйлыйбыз, чөнки аның иҗат юлы Татарстан радиосы белән бәйләнгән, ул биредә әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире булып эшләде.
Тапшыруыбыз аның якты рухына багышлана.











