Гомеремнең, күр, җиткән икән бит киче!
Туймадым – укып Тукайны, Бабичны.
Алар рухына шәкерт сиксәндә дә,
Бәхетле мин: җаным җырлы, бай, хисле!
Ни кичерсә ил, халкың, ул – җаныңда,
Милләт әнкәсенең типсен канында.
Карында ук тойсын Моңны, балаңны
Җырлап өйрәт телгә тугры калырга.
Әлеге шигъри юлларның авторы
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ бүген үзе бездә кунакта.









