Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Министрлар Кабинеты 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан итте. Тиешле боерыкны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Луганский Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәренә чираттагыгуманитар йөк китерелде.Иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре, муниципаль берәмлекләр, коммерция секторы вәкилләре һәм республиканың битараф булмаган гражданнары катнашында оештырылган гуманитар йөкне әүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты вәкилләре озата барды.
Татарстандаике ярминкә көнендәфермерлар 190 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен саткан. Барлыгы 221 тоннага якын яшелчә, шул исәптән 116 тонна бәрәңге, шулай ук 37 тонна сөт, 55 тонна шикәр комы, 358 мең данә тавык йомыркасы, 204 тонна ит сатылган.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкиле, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлованы Россия Иҗтимагый палатасы составында эшләү өчен икенче срокка Татарстаннан кандидат итеп расладылар. Мондый карар Казанда республика Иҗтимагый палатасы утырышында кабул ителде.
Нәселле терлекләрдән тыш, Татарстанга барлык тояклы терлекләрне кертүне вакытлыча тыйдылар. Чикләү махсус боерыкка кадәр гамәлдә булачак. Мондый карар республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында кабул ителде.
Ветераннар арасында 9нчы “Балкыш” республика фестиваленең зона этаплары дәвам итә. Март аенда фестивальнең зона этаплары Арчада, Алексеевскийда һәм Кукмарада зур уңыш белән узды. Бүген һәвәскәр ветераннар фестиваленең зона этабы Әлмәттә үтә.
Кичке чыгарылышлар
2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетына салымнар һәм салым булмаган керемнәр 84 миллиард 500 миллион сум тәшкил иткән. Аларның 71 миллиард сумнан артыгы республика бюджетына, ә 13 миллиард 400 миллион сумы җирле бюджетларга кергән.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республиканың сәнәгать кластеры продукциясен тәкъдим итү үзәкләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә аларның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә багышланды.
2026 елда Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансерлаштыруын 558 меңгә якын кеше узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.
Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операция зонасына шефлык ярдәмен китерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстанда яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча республика Рәисе каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов Казанда гражданнарны кабул итте.
2026 елда Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансерлаштыруын 558 меңгә якын кеше узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.











