«Татар радиоуниверситеты». Табиб-флеболог Ирек Рафил улы Шәрипов кан тамырлары авырулары — варикоз турында. 2 нче тапшыру
«Татар радиоуниверситеты»на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белүче галимнәр, фән эшлеклеләре, төрле өлкә белгечләре
Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру.
Студиядә кунакта – хирург, табиб-флеболог, “Доктор Шәрипов клиникасы” баш табибы Ирек Рафил улы Шәрипов. Тапшыруны әзерләүдә шулай ук Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары да катнаша.
Без кан тамырлары авырулары, аерым алганда, варикоз дигән мәкерле чир турында ачыктан-ачык сөйләшәбез, чөнки халыкта – чирен яшергән – үлгән дигән бик яхшы мәкаль бар.
Тапшыру ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.











