Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов – Тинчурин театрына 50 ел гомерен багышлаган артист. Ул уйнаган рольләр 200 дән артып китә. «Кыр казлары артыннан» спектаклендә – Әкбәр, «Кырларым, тугайларым»да – Закир, «Бөркетләр кыяга оялый»да – Баязит, «Гөлшаян»да – Муллагали, «Хуҗа Насретдин»да – Хуҗа… Аны тамашачы бик озак Хуҗа Насретдин дип йөрде.









