Бүген, 27 март – Халыкара театр көне. Татарстан радиосын яратып тыңлаучы кадерле сәхнә осталары, артистлар һәм театр сөюче тыңлаучыларыбыз! Чын күңелдән бу олуг сәнгать бәйрәме белән тәбрик итәбез! Гомерләрен серле сәхнә тормышы белән бәйләгән актерларыбызга саулык-сәламәтлек, имин тормыш, сокландырырлык яңа рольләр һәм алкышларга күмелеп, тамашачыларның мәхәббәтен, ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәүләрен телибез.
Халыкара театр көне белән котлап, хәзер игътибарыгызга яраткан артистларыбыз башкаруындагы җырлардан төзелгән музыкаль программа тәкъдим итәбез.











