Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Чара Түбән Новгородта узды, ул Идел буе федераль округы төбәкләренең авыл территорияләрендә Дәүләт демографик сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланды.
29-31 мартта XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Бу форумда Россиянең 37 төбәгеннән 900дән артык делегатның катнашуы көтелә. Җыенда катнашучылар арасында кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары башлыклары, хуҗалык һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре булачак.
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Солдат альбомы» бәйгесе Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Әлеге конкурска агымдагы елның 1 февраленнән алып 24 февраленә кадәр эшләр кабул ителде. «Мусага хат» номинациясендә оештырылган иншалар конкурсына Россиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эш алынган.
Көндезге чыгарылыш
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Алабуга Политех» җитештерү-мәгариф үзәге хезмәттәшлеге технологик лидерлыкка ирешүгә ярдәм итә. Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитештерү-мәгариф үзәге һәм икьтисадый зона инфраструктурасын карагач, әнә шулай дип белдерде.
29-31 мартта XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Бу форумда Россиянең 37 төбәгеннән 900дән артык делегатның катнашуы көтелә. Җыенда катнашучылар арасында кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары башлыклары, хуҗалык һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре булачак.
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Солдат альбомы» бәйгесе Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Әлеге конкурска агымдагы елның 1 февраленнән алып 24 февраленә кадәр эшләр кабул ителде. «Мусага хат» номинациясендә оештырылган иншалар конкурсына Россиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эш алынган.
Кичке чыгарылыш











