Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы әгъзалары химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге инновация материалларгына, заманча алымнарга багышланган хисапларны тыңладылар.
Ел башыннан республика иҗтимагый экология кабул итү бүлмәсенә 582 мөрәҗәгать кергән. Аларның 419ы хәл ителгән. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 354 белдерү кергән. «Халык контроле» системасында 189 мөрәҗәгать теркәлгән.
Быел Чаллыда гомуми озынлыгы 30 чакрымга якын өч юл участогын яңарту күздә тотыла. Ремонт эшләрен башкаруга 2 миллиард 700 милллион сумга якын акча каралган. Бу шәһәрнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Лисичанск башлыгы Эдуард Сахненко белән бергә, Лисичанск шәһәр округының Новодружеск һәм Приволье торак пунктларында булды. Приволье шәһәр хакимияте вәкилллләре белән очрашу үткәрелде.
Казанда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Һәйкәл «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янында Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аккредитация буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач белән очрашты. XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены барышында узган очрашуда аккредитация, шул исәптән хәләл өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренең 14 нче Бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты. Бу хактагы тәэсирләре белән ул МАХ каналында уртаклашкан.
Бөек шагыйрьТукай туган апрель аенда укучыларга әдипнең сүзен җиткерү, милли моңнарны ишеттерү, татар биюе, милли уен кораллары белән таныштыру максатыннан, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле мәктәп балалары өчен «Туган телем – Тукай теле» дигән проектны башлап җибәрә.











