Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аккредитация буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач белән очрашты. XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены барышында узган очрашуда аккредитация, шул исәптән хәләл өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренең 14 нче Бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты. Бу хактагы тәэсирләре белән ул МАХ каналында уртаклашкан.
Бөек шагыйрьТукай туган апрель аенда укучыларга әдипнең сүзен җиткерү, милли моңнарны ишеттерү, татар биюе, милли уен кораллары белән таныштыру максатыннан, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле мәктәп балалары өчен «Туган телем – Тукай теле» дигән проектны башлап җибәрә.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да катнашты. “Нефтехим” предприятиесендә фаҗига булу сәбәпле, Түбән Кама районында өч көнлек матәм игьлан ителде. Барлык массакүләм күңел ачу бәйрәмнәре кичектерелде, учреждениеләр биналарында дәүләт флаглары төшерелде. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Бильярд спорты буенча Татарстан Рәисе Кубогына III халыкара ярышлар башланды. Ярышлар Дөнья Кубогының беренче этабы булып тора. Анда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Кичке чыгарылышларлар
“Нефтехим” предприятиесендә фаҗига булу сәбәпле, Түбән Кама районында өч көнлек матәм игьлан ителде. Барлык массакүләм күңел ачу бәйрәмнәре кичектерелде, учреждениеләр биналарында дәүләт флаглары төшерелде. Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты. Алар төбәктә сәламәтлек саклау системасын үстерү, югары квалификацияле медицина кадрлары хәзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казан дәүләт медицина университеты коллективына яңа ректор вазыйфаларын башкаручы — Айрат Фәрраховны тәкъдим иттеләр.











