Көндезге концерт.
Кичке концерт.
Җыр-моңнарыбызны сөюче кадерле дусларыбыз! Башта, әйдәгез, бергәләп уйлап карыйк әле: әгәр дә бүгенге көнебезне, шул көнебездәге барлык эш-гамәлләрне, хис-кичерешләрне бер сүз, нибары бер сүз белән аңлатып бирергә кушсалар, без кайсы сүзне сайлап алыр икән? Әлбәттә инде, — ЯЗ! Әйе, туган ягыбызга ямьле яз килде. Ул безнең күңелләргә, йөрәкләргә, тәнебездәге барлык күзәнәкләргә яшәү дәрте биреп, илһам биреп килеп керде. Бүгенге концертыбызны без, кадерле дуслар, нәкъ әнә шундый язгы җырлардан төзедек.












