Рәдиф Гаташ әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция.
Менә, кадерле радиотыңлаучылар, язның яңа якты көненә сөенеп, эфирдагы эшебезне башлыйбыз.
Тәүге тапшыруыбыз, гадәттәгечә, җырга да, шигырьгә дә бай булыр. Чөнки безне хәзер әдәбият сөючеләрнең күңелендә йөргән шигырьләрнең, җырларның авторы, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ иҗаты белән тагын бер очрашу көтә. Аның 85 яшен билгеләп үткән көннәре.












