«Каләм очында галәм». Язучы Вакыйф Нуруллин истәлегенә. Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сез инде беләсез, күптән түгел генә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 23 март көнне халык яраткан язучысын – Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озатты. Бүгенге тапшыру әдәбиятта аксакал булган Вакыйф аганың якты рухына багышлана.











