Джаз музыканты, композитор, дирижёр, РСФСРның халык артисты Олег Лундстремның тууына 110 ел.
Тапшыруның бүгенге чыгарылышын без “Татар моңын джаз белән кавыштыручы” дип исемләдек. Һәм ул дөньякүләм танылган музыкант, джазмен, композитор, дирижер, Россиянең халык артисты, татар музыкаль сәнгате үсешенә көчле этәргеч ясаган шәхес Олег Леонидович Лундстремның якты рухына багышлана. Аның тууына 110 ел тулды.











