Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә җыена. Бу сәфәр һәрвакыт зур мәдәни вакыйгага әверелә. Гастроль Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында 14-19 апрель көннәрендә узачак. Бу сәфәрнең үзенчәлекләре турында «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин һәм әдәби бүлек мөдире Гөлнур Заһидуллина сөйли.










