Иртәнге чыгарылыш
Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән санитар-экологик икеайлык башланды.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан бүген Татарстан башкаласында «Тормышка 10 000 адым» дип аталган Бөтенроссия акциясе уздырыла.
18 апрельдә «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясе оештырыла, бу атнада теркәлергә кирәк.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Татарстан» клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын карда волейбол уйнау буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның бер өлеше юл-төзелеш эшләре белән бәйле. Хәзер төзекләндерү сезонына хәзерлек бара. 2026 елда илкүләм проект буенча 200 чакрымнан артык озынлыктагы төбәк юлларын ремонтлау һәм уннан артык ясалма корылманы яңарту ниятләнә. Татарстан башкаласында бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте Нокса һәм Киндерле елгаларының торышына даими мониторинг үткәрә, шулай ук су басулар турында мәгълүмат җыя һәм проблеманы оператив рәвештә хәл итү өчен аны шәһәр районнары хакимиятләренә тапшыра.











