Бу тетарның башында беренче татар актриссасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тора. Үзе артист буларак чыныккач ул театр булдыру турында хыяллана, театр оештырып үзен режиссёр буларак та таныта. Сүз Уфа «Нур» татар дәүләт театры турында бара. Тиздән Казанда әлеге данлыклы театрның гастрольләре башлана. Бу хакта театрның директоры Фирзәт Габидуллин, һәм театрның әдәби-драматургик бүлек мөдире Гөлнур Заһидуллина сөйләр.









