Турыдан- туры элемтә тапшыруында Татарстан Министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин терлекләр арасында еш очрый торган чирләр, хәйриячелек, игелек кылу, мохтаҗларга ярдәм итү, үзебезнең республикада үстерелгән терлекләрне чалу турында киңәшләр бирә.
Татарстанның атказанган укытучысы, » Дастан» иҗат клубы җитәкчесе Гөлзифа Мулланурова Казанның технология һәм дизайн көллиятендә ачык ишекләр көне үткәреләчәге турында сөйли.
Бу көннәрдә бакча ширкәтләренең гомуми милкенә хокукларны рәсмиләштерү механизмын гадиләштерә торган закон проекты карала. Алда торган үзгәрешләрнең асылы нәрсәдә? Бу турыда безгә Росреестр эксперты Әлфизә Әлмөхәммәтова сөйли.










