Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков “Казан Экспо” үзәгендә XX Россия венчур форумын ачуда катнаштылар. Пленар утырышның темасы “Технологик лидерлык — киләчәккә инвестицияләр” дип атала. Анда катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның котлавы укылды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Питрәч районында булды.
Татарстанда елга транспортында пассажирлар навигациясе 24 апрельдә ачыла. Беренче рейс Казанның Елга портыннан Югары Осланга барачак. Быел навигация сезоны 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Казанда 20 нче Россия венчур форумы тәмамлана. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда республика инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Рөстәм Миңнеханов «Яңа химия индустриясе» фондында катнашучы инвесторлар белән дә очрашты.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында атаклы драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» яңа премьера алды спектакле күрсәтелде.Спектакльне беренче тамашачылары арасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде.
Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Кичке чыгарылышлар
12 апрельдә –якшәмбе көнне православие динен тотучыларның пасха бәйрәме билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары башкомандующие карары белән, Пасха бәйрәме уңаеннан 11 апрельдә 16 сәгатьтән 12 апрелендә көн азагына кадәр килешү игълан ителде.
Узган төнлә Татарстанда ике тапкыр ракета куркынычы турында игълан иттеләр, хәбәр итү системасы эшләде. Шуннан соң бу хәлгә аңлатма бирүне сорап, халыктан бик күп мөрәҗәгать итүләр булган. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың белдерүенчә, Татарстанда һава куркынычын хәбәр итүнең комплекслы системасы җайга салынган.
Казанның Җиңү паркында Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган чәчәк салу тантанасы узды. Һәлак булучыларны искә алырга бөтен республикадан концлагерьларның элеккеге тоткыннары җыелды.











