Атналык күзәтү.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков “Казан Экспо” үзәгендә XX Россия венчур форумын ачуда катнаштылар. Пленар утырышның темасы “Технологик лидерлык — киләчәккә инвестицияләр” дип аталды.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик кул куйды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Питрәч районында булды, язгы кыр эшләренә хәзерлекнең торышын карады, укыту республика халыкларының туган телләрендә алып барыла торган мәктәпләр эше белән танышты.
Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән терлекләрне законсыз кертү омтылышлары туктатылды. Юл пунктларында 2 мең 500 транспорт тикшерелгән. Өстәмә рәвештә тагын 19 күчмә пост барлыкка килгән, ике стационар пост эшли.
14 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында Уфаның “Нур” Татар Дәүләт драма театры гастрольләре башлана. Гастрольләр киләсе атна дәвамында – 19 апрельгә кадәр дәвам итә.










