Бу атнада Казанда «TIME» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы булды. Төп чаралар Уникаль осталык үзәгендә узды. Чарада Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар катнашты.
KazanForum Россия һәм ислам дөньясы дәүләтләре арасындагы конструктив диалог өчен төп мәйданчыкларның берсе буларак расланды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2027» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.
Иртәгә — Аталар көне билгеләп үтелә. Республика әтиләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.











